Диспансерлаштыруны узу мөһим. Әйтик, Чаллының 7нче номерлы сырхауханәсендә узган ел диспансерлаштыру барышында 628 пациентның беренче тапкыр авырулары ачыкланган.
24 февральдән республиканың медицина оешмаларында халыкны диспансерлаштыру, шул исәптән коронавирус йогышын кичергән кешеләр өчен тирәнтен диспансерлаштыру үткәрү янәдән башланды.
Диспансерлаштыру сырхауханәдә беркетелгән урын буенча үткәрелә.