Түбән Кама күппрофильле хастаханәсендә янгын-техник минимум буенча укулар узды. Укуларда сырхауханәләр, стационар бүлекләр мөдирләре, административ-хуҗалык корпусы вәкилләре катнашты. Укуларны ТКҮРКПХнең янгынга каршы профилактика буенча инструкторы Николай Вериялов белән бергә ВДПО янгын профилактикасы буенча махсус чакырылган инструктор Алексей Штягин үткәрде.