«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья глаукомага каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясе узды.
Глаукома булганда күрү сәләтен саклап калуның бердәнбер мөмкинлеге - патологияне иртә ачыклау, даими күзәтү һәм авыруны адекват дәвалау.
Глаукома нәрсә белән куркыныч? Глаукома белән авыручыларны иртә ачыклау һәм аларга үз вакытында һәм заманча ярдәм күрсәтү өчен Татарстан Республикасында нәрсә эшләнә? Глаукоманы дәвалауда диагностика технологияләре һәм юнәлешләре турында ТР ССМ проф. Е.В. Адамюк ис. Республика клиник офтальмология хастаханәсенең табиб-офтальмологлары Жиденко Елена Александровна һәм офтальмохирург Усманов Сергей Валерьевич сөйләде.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, якынча 105 млн. кеше глаукома белән авырый. Россиядә глаукома белән авыручы 1,2 млн. нан артык кеше үз чире турында белми.
Безнең республикада авырулар статистикасы шулай ук күңелсез:35 меңнән артык пациентта глаукома ачыкланган. Матбугат конференциясен түбәндәге сылтама буенча бара карарга мөмкин