Академик М.И. Перельман исемендәге торакаль хирургия буенча XI белем бирү симпозиумы чикләрендә Республика клиник хастаханәсендә ике пациентка операция ясалды.
Санкт-Петербургның Профессор һәм баш торакаль хирургы Вадим Пищик 2нче торакаль хирургия бүлеге мөдире Евгений Тришин белән бергә ике торакоскопик операция үткәрде, алар симпозиумда катнашучылар өчен реаль вакыт режимында трансляцияләнде.
Беренче операция 67 яшьлек пациентка ясалды. Аңа тишем аша яман шешне алганнар. Мондый төр шеш булганда еш кына пациентларга үпкәләрне тулысынча яки аның өлешен алалар, алга таба бу сулыш алуга да йогынтый ясый. РКХ операция бүлмәсендә шеш булган сегментны гына бетереп, үпкәләрне саклап калганнар.
Икенче операцияне 37 яшьлек хатын-кызга үткәргәннәр, аның үпкә авыруы якынча 20 тапкыр кинәт башлана торган пневмоторакска китергән. Хатын-кызга катнаш операция ясаганнар: аналык бизендә тератоманы – яман булмаган шешне - һәм үпкәне зарарлану чыганагын алганнар.
Барысы да тише аша эшләделәр, бу пациентларга операциядән соң тизрәк тернәкләнергә мөмкинлек бирәчәк.
Торакаль симпозиумда бөтен Россиядән 150дән артык торакаль хирург катнашты.