Түбән Каманың туберкулезга каршы диспансерына ике яшь табиб эшкә урнашты. Ләйсән Хәйруллина Яшел Үзәндә туган. Ул ИГМА тәмамлый, укыган вакытта курсташына кияүгә чыга, ә университетны тәмамлаганнан соң максатчан юнәлешләр буенча яшь гаилә Түбән Камага килә. Ире Ришат Мансур улы тумышы белән Түбән Камадан. Ул психоневрология диспансерында табиб-психиатр булып эшли.
Яшь белгеч буларак, табиб 800 мең сумлык грант алган инде, яшь гаилә социаль ипотекага керергә ниятли.
Наталья Гусева кечкенәдән табиб булып эшләргә хыялланган. Максатчан юнәлеш буенча табиб КДМУның педиатрия факультетын белем ала, аннары фтизиатрия буенча ординатуранытәмамлыйһәм Түбән Камада эшкә урнаша.
Ике яшь табиб ТКҮРКХнең йогышлы госпиталендә эшләргә өлгергән инде – анда алар үзләренең профессиональлекләрен күрсәтте.
Түбән Кама барлык белгечлек табибларын эшкә чакыра. Сәламәтлек саклау идарәсенең кадрлар бүлеге (8 (8555) 42-48-37, 42-45-95 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә була. Эл адрес: uznmr.mzrt@tatar.ru