Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең көндезге стационар һәм физиотерапия бүлеге коллективларына пациент Галина Шарова рәхмәт сүзләрен җиткерде.
2020 елда ук Галина Михайловна ике тапкыр коронавирус инфекциясе белән авырган. Үпкәләргә 4% зарар килгән булса да, гомуми халәте бик авыр булды. Пациент амбулатор дәваланган.
Участок терапевты Галина Шарованы көндезге стационарга реабилитациягә җибәргән. Шулай ук Галина Михайловна физиотерапия бүлегендә дә дәвалана, анда аңа дәвалау физик культурасы, магнитотерапия һәм электрофорез билгеләнә.