Мартның 2 нче пәнҗешәмбесендә «Бөтендөнья бөер көне» билгеләп үтелә. 2022 елда бу дата 10 мартка туры килә.
Бөерләр – тормыш өчен мөһим орган, алар безнең организмны шлак, токсин, зарарлы матдәләрдән даими чистарта.
Кеше бөер сәламәтлегенә начар йогынты ясый торган факторлар:
1. хәмер эчү һәм тәмәке тарту кебек зарарлы гадәтләр;
2. наркотиклар куллану;
3. озак, аеруча контрольсез, медикаментлар куллану;
4. суны тиешле күләмдә эчмәү, аны газлы һәм чәй, кофе кебек эчемлекләр белән алыштыру;
5. аз хәрәкәткәтләнү;
6. дөрес тукланмау, шул исәптән тоз һәм рациональ булмаган диеталарны артык куллану;
7. төрле хроник һәм йогышлы авырулар;
8. уңайсыз температура режимнары (салкын һәм эссе).
Үз сәламәтлегеңне, шул исәптән бөерләр турында кайгыртып, кайбер кагыйдәләрне үтәү мөһим:
1. 1-1, 5 литрдан да ким булмаган чиста эчәргә яраклы су эчәргә кирәк;
2. елга бер тапкыр булса да бөерләрне контрольдә тоту өчен, кан һәм бәвел анализларын ясату;
3. сәламәт, хәрәкәтчән яшәү рәвеше алып бару;
4. дөрес туклану, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне ашауны арттырыга;
5. начар гадәтләрдән баш тарту;
6. артериаль кан басымын һәм тән массасын контрольдә тотарга.