Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасына барлыгы 3 поликлиника кертелгән: Сарман үзәк район хастаханәсе, Җәлил район хастаханәсе һәм Саклаубаш участок хастаханәсе.
«Сарман РҮХ» ДАССУ баш табибы Айрат Галимов: «Сырхауханә 35 ел элек төзелгән булган һәм заманча сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтүне тәэмин итә алмый иде. Поликлиниканы ремонтлап кына калмыйча, эчке планлаштыруны һәм коммуникацияләрне тулысынча үзгәртергә туры килде», - дип билгеләп үтте.
2022-2023 елларда территорияне төзекләндерү эшләрен тәмамлау планлаштырыла.