Югары Ослан район үзәк хастаханәнең баш табибы итеп Сергей Мишакин билгеләнде

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

«Югары Ослан үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табибы итеп Сергей Мишакин билгеләнде.

Мишакин Сергей Юрьевич 1960 елның 9 июлендә Казанда туа. 1983 елда дәвалау эше белгечлеге буенча Курашов ис. Казан медицина институтын тәмамлый, бер елдан соң шунда - интернатурада (хирург, табиб) белем ала.

2017 елда- Казан дәүләт медицина академиясендә сәламәтлек саклауны оештыру һәм иҗтимагый сәламәтлек белгечлеген ала.

"Татарстан Республикасының Атказанган табибы" дигән мактаулы исемгә ия (2012), Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы (2010 ел), "Фидакарь хезмәт өчен" медале (2020 ел) белән бүләкләнгән.

Сергей Мишакин эшчәнлеген Яшел Үзән хастаханәсендә башлый, аннары Казанның 16нчы номерлы шәһәр хастаханәсендә хирург, Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе сырхауханәсендә хирург булып эшли; хирургия бүлеге мөдире, поликлиника буенча баш табиб урынбасары, поликлиника бүлеге эше буенча баш табиб урынбасары ( 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе) вазыйфасында була.

2012 елның 27 гыйнварыннан 2022 елның 9 мартына кадәр - Казан шәһәренең "7нче Шәһәр клиник хастаханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесеполиклиника бүлеге эше буенча баш табиб урынбасары.

2022 елның 11 мартыннан - " Югары Ослан РҮХ» ДАССУ баш табибы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International