Бөтен Россия ДНР һәм ЛНРда авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итүдә катнаша. Украина көньяк-көнчыгышыннан мәҗбүри күченүчеләр өчен гуманитар ярдәм үзәкләренә ирекле ярдәмчеләр кием-салым, азык-төлек, мәктәп кирәк-яраклары, гигиена чаралары һәм башкаларны алып килә.
Кама Тамагы район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре читтә калмады һәм 11500 сумлык беренче кирәкле товарлар сатып алуны оештырып, үз өлешләрен кертте.