Республика клиник хастаханә эше белән Түбән Кама табиблары танышты

2022 елның 11 марты, җомга

Республика клиник хастаханәсенең операция бүлеге эше белән Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханә вәкилләре танышты. Хезмәттәшләр өчен экскурсияне РКХнең операция бүлеге мөдире Руслан Фәрит улы Вәлиев үткәрде. Казанга делегация составында эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Елена Пискарева, баш шәфкать туташы Евгения Юдина, мөдире һәм өлкән шәфкать туташы барды.

Түбән Кама медиклары хезмәттәшләренең эше оештырылуын карады, тәҗрибә уртаклашты, мөһим эш моментлары турында фикер алышты, Казан белгечләреннән кызыксындырган сораулар буенча җаваплар алды.

Барлык алынган мәгълүмат белгечләргә якын арада кирәк булачак. Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсе территориясендә быел ашыгыч медицина үзәге төзелешен тәмамларга планлаштыралар, биредә өр-яңа медицина җиһазлары куелачак.

Кунаклар алга таба да тәҗрибә алмашу өчен профессиональ дуслыкны дәвам итә турында фикергә килде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International