«Алабуга» МИЗ вәкилләре Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгенә килеп китте. Проектлар җитәкчесе Эльмира Сәйфуллина һәм табиб-педиатр Наталья Шаповалова составындагы делегацияне КБМҮнең балалар поликлиникасы һәм балалар хастаханәсе эше белән таныштырдылар.
Белгечләр кабул итү бүлмәләрен, ашыгыч ярдәм күрсәтү залын, хирургия һәм педиатрия бүлекләрен карады, шулай ук кунакларга консультатив-диагностика бүлегенең мөмкинлекләрен күрсәттеләр.