Казанда 2021 елда Республика клиник наркология диспансерының эш йомгаклары һәм 2022 елга бурычлар турында фикер алыштылар.
Төп доклад белән наркология диспансерының баш табибы Ренат Уткельбаев чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, катлаулы эпидемиологик вәзгыять наркоситуациягә сизелерлек йогынты ясаган.
Кертлгән чикләү чаралары фонында 2020 елда психоактив матдәләр куллануга бәйле гомуми һәм беренчел авырулар санының кимүе күзәтелде. Әмма 2021 елда чикләү чараларының йомшаруы сәбәпле, авырулар саны артты.
Соңгы елларда хатын-кызлар эчкечелегенең өлеше тотрыклы рәвештә арта бара, бу ата-ана хокукыннан мәхрүм итү очракларының артуына китерә. 2015 елдан башлап республикада Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов ярдәме белән Социаль ятимлекне профилактикалау буенча «Аеклык ноктасы» ведомствоара проекты уңышлы тормышка ашырыла. Наркология диспансеры ата-аналарның проектта катнашу мөмкинлеген аңлауга, психотерапевтик ярдәм күрсәтүгә һәм катнашучыларны медикаментлар белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән мотивация эшен оештыра. 2021 елда проектта катнашу өчен 80 татарстанлы җибәрелгән, аларның 82% ы проектны уңай динамикалы тәмамлады.
2022 елда Татарстанның наркология хезмәте Республика наркология диспансерын ачу турында ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгына кул куелуга 45 ел тулуны билгеләп үтәчәк. 15 апрельдә юбилей датасына багышланган «Психиатриянең һәм наркологиянең актуаль мәсьәләләре» дигән Республика фәнни-гамәли конференция узачак.