Узган ел Казанның 1нче номерлы Шәһәр хастаханәсе стационарында 5500дән артык бала медицина ярдәме алды

2022 елның 11 марты, җомга

Казанның 1нче номерлы Шәһәр балалар хастаханәсендә медицина советы узды. Утырышта хастаханәнең 2021 ел эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды. Чарада ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Владимирович Жаворонков катнашты.

«1нче номерлы ШКХ» ДАССУ баш табибы Владимир Сергеевич Филатов докладында 2021 елда оешманың «Сәламәтлек саклау» милли проектының программаларын һәм чараларын тормышка ашыруны актив дәвам итүен билгеләп үтте. Сабыйлар һәм балалар үлеме, узган еллар белән чагыштырганда, өч тапкыр кимегән.

2021 елда сырхауханәгә кискен респиратор вируслы йогыш билгеләре булган 14500 пациент мөрәҗәгать итте, аларның 3,8% ы ковидка анализ ясауның уңай нәтиҗәсенә ия булды. Авырган барлык балалар диспансер учетына алынды. 45% тан артык көндезге стационарда тернәкләндерү курсы узды. Тәүлек буе эшли торган стационарда 5500дән артык пациент медицина ярдәме алды.
Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Владимирович Жаворонков бер ел эчендә башкарылган эшне югары бәяләде, оешма коллективына рәхмәт белдерде һәм клиниканың фәнни кафедралар белән уртак эшен үстерү кирәклеген билгеләде.

Медсовет ахырында традиция буенча бүләкләү тантанасы булды.

Фоторепортаж карарга

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International