Актаныш районы хакимиятенең актлар залында «Актаныш район үзәк хастаханәсе» ДАССУ йомгаклау медицина советы узды. Утырышта 2021 елга йомгак ясалды һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде. Чарада Актаныш муниципаль районы башлыгы Фәттахов Энгель Нәвап улы, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Гарипов Айрат Далезович, «ТР ССМ РКХ» ДАССУ баш табибы Шавалиев Рафаэль Фирнаял улы, «Актаныш РҮХ»ДАССУ хезмәткәрләре катнашты.
Төп доклад белән Актаныш хастаханәсенең баш табибы Хаев Айдар Рәфкать улы чыгыш ясады.
2021 елда районда «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектларының барлык төп юнәлешләре тормышка ашырылды.
Район тышкы сәбәпләрдән халыкның үлем-китем санын - 12,8%, сулыш органнары авыруларыннан – 54,5%, пневмония авыруларыннан – 63,6%, ашкайнату органнары авыруларыннан - 1,5%, картлыктан – 5,2%, эндокрин система авыруларыннан 54,9% киметте.