Сәламәтлек үзәге табибы Нияз Бикчурин яшь спортчыларга травматизмны профилактикалау турында сөйләде

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге спорт медицинасы бүлеге мөдире һәм спорт табибы Нияз Бикчурин CheerLab (Чир спорт) Бөтенроссия клубының Казан филиалы спортчыларына травматизмны кисәтү турында дәрес үткәрде.

Табиб клуб укучыларына спорт травмаларының үзенчәлеге, травматизмны кисәтү  һәм беренче ярдәм күрсәтү турында сөйләде, шулай ук үз-үзеңә ярдәм итә алу һәм табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк булган очракларны тикшерде. Дәрес ахырында Нияз Бикчурин яшь спортчылар  сорауларына җавап бирде.

Спорт травматизмын профилактикалауның нәтиҗәле программаларын тормышка ашыру, дөрес оештырылган, җиһазландырылган һәм грамоталы рәвештә үткәрелә торган тренировкалар һәм ярышлар, спорт табибының, тренерның һәм спортчының нәтиҗәле җайга салынган хезмәттәшлеге травмалар алу куркынычын минимумга китерергә мөмкинлек бирә, шулай ук спортчыларның травма алмауны күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International