«Мөслим үзәк район хастаханәсе» ДАССУның баш табибы булып Сөләйманов Дамир Тәлгат улы билгеләнде. Тиешле боерыкны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков имзалады.
Дамир Сөләйманов Зәй шәһәрендә 1990 елның 11 октябрендә туган.
2014 елда педиатрия, табиб белгечлеге буенча Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының «Казан дәүләт медицина университеты»н тәмамлый
2014-2015 елларда хирургия буенча интернатурада белем ала.
2019 елда «Казан дәүләт медицина академиясе» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе («Сәламәтлек саклауны оештыру һәм җәмәгать сәламәтлеге»)квалификация күтәрү узды
Хезмәт эшчәнлеге: Зәй үзәк район хастаханәсендә табиб-хирург, Алабуга үзәк район хастаханәсе сырхауханәнең консультатив бүлегенең табиб-хирургы, бүлек мөдире.
20.02.2020 -14.01.2022 " Алабуга үзәк район хастаханәсе»дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары.