Татарстан Республикасында профилактик чаралар үткәрүне яңадан башлап җибәргәннән соң, Урыссу үзәк район хастаханәсе, Ютазы һәм Бәйрәкә табиблык амбулаторияләре табиблары район торак пунктларында күчмә диспансерлаштыруны үткәрә.
Иске Каразирек, Кәклы Күл, Иске Урыссу, Кәрәкәшле, Алабакүл, Яссы-Тугай, Тарлау, Әбсәләм, Димтамак, Кече Урыссу, Алма-Ата авылларында меңгә якын кеше кабул ителде.