Россия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова кичә Татарстан Республикасына эш визиты белән килде. Визит барышында ул Казандагы Республика балалар йортында булды. Аны Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец озата йөрде.