Казанда Татарстан Республикасы психиатрия хезмәте эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Академик В.М. Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсендә киңәйтелгән медицина советы утырышы узды. Киңәшмәдә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов катнашты.

Төп доклад белән баш табиб Илгиз Әхмәтҗанов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, узган ел Татарстан Республикасы Психиатрия Хезмәте өчен дә, гади генә ел булмады. Яңа COVID-19 коронавирус йогышы белән бәйле ситуация шартларында психик бозылулар булган затларның проблемаларын хәл итү дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International