Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне алдыннан, ТР югары уку йортлары һәм ссузлары педагоглары өчен республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге тарафыннан оештырылган «Татарстан Республикасында туберкулез буенча эпидемиологик ситуация» онлайн-лекция булды. Презентация белән ТР ССМ Республика туберкулезга каршы клиник диспансерының клиник-эксперт эше буенча баш табиб урынбасары Алексей Никитин чыгыш ясады.
Ул педагогларга Татарстанда туберкулез буенча эпидемиологик хәл, туберкулезны профилактикалау төрләре, шул исәптән махсус вакцинопрофилактика турында җентекләп сөйләде.