Булачак табиблар Казан укучыларына дөрес туклану турында сөйләде

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

«Мәгълүмати гигиена» проекты кысаларында Казан дәүләт медицина университетының гомуми гигиена кафедрасы «Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ белән берлектә Казан шәһәре Авиатөзелеш районының аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 54нче номерлы мәктәбендә 6, 7, 8нче сыйныфлар өчен ачык дәресләр үткәрде.

Ачык дәрес диалог форматында узды, анда балалар сораштыруларда катнашты, төрле тестлар үтте, ә теоретик материал блогы презентация белән үрелеп барды, аның барышында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды.

Барлыгы ачык дәресләр 12 сыйныфка бирелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International