Эшчәнлекнең аерым төрләренә лицензияләр бирү статистикасы

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

1 марттан 18 мартка кадәр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү буенча идарәсе 75 гариза кабул итте. Аларның 32се - медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыру, 42се-фармацевтика эшчәнлеге, 1се наркотик чаралар, психотроп матдәләр һәм аларның прекурсорлары әйләнеше буенча эшчәнлекне яңадан рәсмиләштерү өчен гариза булды.

Медицина өлкәсендә эшләү өчен 9 лицензия бирелде, 32 гариза төрле сәбәпләр аркасында яңадан рәсмиләштерелде. Фармацевтика эшчәнлеген гамәлгә ашыруга 36 лицензияне яңадан рәсмиләштерү турында карар кабул ителде.

Медицина эшчәнлеген лицензияләү бүлегенең контакт мәгълүматы: 420012, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Бутлеров ур., 16 йорт. Белешмәләр өчен телефон: (843) 236-65-72

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International