21 марттан 30 мартка кадәр Татарстанда «туберкулезны профилактикалау» ункөнлеге уза. 24 март - Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне.
«Республика туберкулезга каршы клиник диспансер» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең амбулатор шартларда медицина ярдәме буенча баш табиб урынбасары Ленар Әхмәдуллин сүзләренә караганда, «йогышлы авыруларны кузгатучылар ачылганчы ук, ислам дөньясында аларның таралуын профилактикалау буенча төп чаралар билгеле булган. Мөхәммәд (с.г.в.) Мәдинәдә чахотка белән авыручыларны һава чистарак булган тау районнарына аерырга чакырган һәм күбрәк сөт эчәргә киңәш иткән. Соңрак медицина әлеге чараларның нәтиҗәлелеген фәнни раслады".
Ленар Рәдифович шулай ук кешеләрнең бер урында күмәкләшүе, вентиляция булмау, туберкулез һәм һава-тамчы юлы белән тапшырыла торган башка инфекцияләр, мәсәлән, яңа коронавирус инфекциясе таралу өчен уңай шартлар тудыруын билгеләп үтте. Шуңа күрә мәчетләрдә һәм гыйбадәт бүлмәләрендә җыештыру эшләре алып бару һәм һәр намаздан соң җилләтү бик мөһим. Билгеле булганча, Урта Азиядән килгән мигрантлар арасында туберкулез белән авыручылар саны Россиядәгегә караганда берничә тапкыр күбрәк.
Авыруның төп билгеләре - озакка сузылган ютәл, ябыгу, тирләү, температураның бераз күтәрелүе. Тик авыру еш кына сизелерлек билгеләрсез башлана. Ел саен өлкәннәр флюорографиясен узу авыруны башлангыч стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә, ул чакта үпкәләрдә туберкулезның ачык формасы формалашырга өлгерми. Балаларны БЦЖ вакцинасы белән вакциналаштыру һәм ел саен туберкулин пробаларын үткәрү балаларны авыру үсешеннән саклый.