Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының «Резерв» Республика медицина үзәге Сәламәтлек саклау дәүләт казна учреждениесендә йомгаклау медицина советы булды. Совет утырышында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының фармация идарәсе башлыгы Артур Олегович Пологов катнашты.
Төп доклад белән директор Илдар Сәлимҗан улы Шәрипов чыгыш ясады. Ул үзәкнең 2021 елдагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде һәм агымдагы 2022 елга яңа бурычлар куйды.
"Резерв" үзәгенең эшчәнлеге мобилизация резервының матди кыйммәтләрен сыйфатлы һәм сан ягыннан саклауны тәэмин итүгә һәм аны билгеләнеш буенча куллану өчен бирүгә даими әзерлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Мобилизация резервы, медицина билгеләнешендәге запаслар, аларның урнашу урынына бәйсез рәвештә, федераль милек булып тора.