Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау Министрлыгында Министрлык карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләренең һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясенең хезмәт тәртибенә карата таләпләрне үтәү буенча комиссиясе утырышы булды. Утырышларда Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе вәкиле катнашты. Берничә мәсьәлә каралды.
Аерым алганда, дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табибына вазыйфаи бурычларын башкарганда мәнфәгатьләр каршылыгына китерүче яки китерә ала торган шәхси кызыксынучанлык барлыкка килү турында хәбәрнамә. Комиссия шулай ук 2021 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарында коррупциягә каршы тору чараларын гамәлгә ашыру турында аналитик күзәтү карады.