Удмуртия сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге Казанга эш визиты белән килде

2022 елның 22 марты, сишәмбе

Казанга Удмуртия Республикасы делегациясе килде. Удмуртия Республикасы Сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручы Наталья Якимова һәм Удмуртия Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Елена Сычева Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән очрашты.

Шулай ук Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында шәһәр сырхауханәләрендә кичектергесез ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Кунаклар «Республика клиник хастаханәсе» ДАССУ, 21нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе һәм 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе эше белән танышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International