СПИД үзәгендә 2021 елдагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды һәм 2022 елга бурычлары куелды.
Медсовет утырышында ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Дәвалау һәм профилактик ярдәм күрсәтү идарәсе башлыгы Гөлнара Гайфуллина, ТР буенча Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең территориаль органы җитәкчесе Любовь Шәйхетдинова, СПИД үзәге һәм аның филиалларының хезмәткәрләре катнашты.
Төп доклад белән баш табиб Нияз Галиуллин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, СПИД үзәгенең барлык хезмәткәрләренең җайга салынган эше, медицина хезмәткәрләренең профессиональлеге РФдә ВИЧ-инфекцияне таралуга каршы дәүләт стратегиясенең максатчан күрсәткечләрен үтәүне тәэмин итәргә, махсуслаштырылган медицина ярдәмен өзлексез күрсәтүне һәм ВИЧ-инфекцияле кешеләргә вируска каршы терапияне тәэмин итәргә мөмкинлек бирде, шулай ук Нияз Галиуллин 2022 елга Республика СПИД хезмәтенең өстенлекле бурычларын билгеләде.
Медсовет Үзәк хезмәткәрләрен бүләкләү белән тәмамланды.