Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча Татарстан сырхауханәләрен капиталь ремонтлауга 240 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән

2022 елның 22 марты, сишәмбе

Татарстанда 2022 елда «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» максатчан программасы буенча сырхауханәләр биналарын капиталь ремонтлау дәвам итәчәк. Быел программа «Сәламәтлек саклау» милли проектына кертелгән.

Татарстан сырхауханәләрен капиталь ремонтлауга республика һәм федераль бюджетлардан 246,9 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган. Заказ бирүче - «ТР инвестицион-төзелеш баш идарәсе» ДКУ.

Капиталь ремонтны 14 сырхауханәдә һәм 1 табиблык амбулаториясендә башкарачаклар. Аксубай ш.т. б., Алексеевск ш.т.б. , Югары Ослан поликлиникалары, «Зәй үзәк район хастаханәсе» ДАССУның 3нче сырхауханә корпусы һәм хатын-кызлар консультациясенең 1 нче корпусы, Яшел Үзәндәге сырхауханәләр, Олы Кайбыч авылында хатын-кызлар консультациясе яңартылачак. Кукмара, Мамадышта сырхауханә бинасын, «Лениногорск үзәк район хастаханәсе»ДАССУ медик-санитар часте поликлиникасын капиталь ремонтларга планлаштыралар; Теләче авылында өлкәннәр һәм балалар поликлиникалары, Лениногорск районының Шөгер авылында табиблык амбулаториясен ремонтлаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International