Марат Садыйков: “Идел буе спорт университеты белән проектларны быел ук гамәлгә ашыра башлаячакбыз”

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Идел буе спорт һәм туризм университетының Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә булды. Үзәкнең мөмкинлекләре белән университет ректоры Рафис Борһанов таныштырды.

Визит кысаларында республиканың баш табибына физик культура һәм спорт фәнни-тикшеренү институтының медик-санитар өлешенең мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр.

Киләчәктә КФУ һәм КДМУ белән берлектә яшь спортчыларны генетик сайлап алу программасын башлап җибәрү планлаштырыла.

«Идел буе университеты белән без спорт медицинасы, спорт белән контрольсез шөгыльләнгәндә барлыкка килә торган авыруларны профилактикалау буенча уртак эш оештырырга планлаштырабыз. Безнең уртак проектларыбыз бар, аларны быел ук гамәлгә ашыра башлаячакбыз», - дип белдерде Марат Садыйков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International