Ютазы районы медицина хезмәткәрләре «Земский доктор» һәм «Земский фельдшер»программалары мөмкинлекләреннән файдаландылар

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

Узган ел Ютазы районында дүрт медицина хезмәткәре «Земский доктор» һәм «Земский фельдшер» программалары буенча эшкә урнашткан. Бу - терапевт табиб һәм өч фельдшер.

Программа шартлары нигезендә, медицина хезмәткәрләре әлеге эш урыннарында кимендә 5 ел эшләргә тиеш.

Соңгы 10 ел эчендә Урыссу РҮХдә программаларның өстенлекләреннән 22 кеше файдаланган.

Татарстан Республикасында «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында «Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» региональ проекты гамәлгә ашырыла. 2021 елда әлеге программа буенча 104 белгеч җәлеп ителгән, шуларның 72 табиб һәм 32 урта медицина хезмәткәре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International