Тукай РҮХдә 2021 ел йомгаклары буенча медицина киңәшмәсе узды

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

 «Тукай район үзәк хастаханәсе» ДАССУда 2021 елдагы район сәламәтлек саклау эшенә йомгак ясадылар.

Киңәйтелгән медицина киңәшмәсенә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илфак Бариев чакырылды.

Тукай районы сәламәтлек саклау эшчәнлегенең йомгаклары буенча төп доклад белән «Тукай РҮХ» ДАССУ баш табибы Галим Сабирҗанов чыгыш ясады.

Галим Габбасович билгеләп үткәнчә, хисап елында районда 356 бала туган, бу күрсәткеч 2020 ел дәрәҗәсендә калган. Гомуми үлем санының күрсәткече 2020 ел белән чагыштырганда 24% ка арткан. Район халкы үлеменең төп сәбәпләре: кан әйләнеше системасы авырулары, ковид-19 һәм яман шеш авырулары.

Хисап елында беренчел звеноны модернизацияләү программасы кысаларында 13,7 млн. сумлык маммограф һәм УЗИ аппараты, 20,6 млн. сумлык 14 автомобиль алынды, гомуми суммасы 10,7 млн. сумлык ике ФАП алмаштырылды.

2022 елга Тукай районының өстенлекле бурычларының берсе булып халыкны яңа коронавирус инфекциясеннән ревакциацияләү, үлем санын киметү, шулай ук район үзәк хастаханәсе стационарының агымдагы елның 1 апреленнән штат режимына күчүе тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International