«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясе узды.
Журналистларның сорауларына Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова, «Республика туберкулезга каршы клиник диспансер» ДАССУ баш табибы Алексей Алексеев һәм «Республика туберкулезга каршы клиник диспансер» ДАССУ балалар буенча баш табиб урынбасары Рәмзия Фатыйхова җавап бирде.
2021 елда Татарстан Республикасында беренче тапкыр туберкулез белән авыручы 912 кеше ачыкланды. Республикада туберкулез белән авыручылар саны Россия Федерациясендәгегә караганда 27,8% ка кимрәк һәм Идел буе Федераль округындагыга караганда 26,9% ка кимрәк.
2021 елда туберкулездан үлүчеләр саны 2020 ел белән чагыштырганда 28,0% ка кимегән һәм 100 мең кешегә 1,8% тәшкил иткән (2020 елда – 2,5; 2019 елда – 2,7).
2021 елда туберкулез белән 18 яшькә кадәр 31 бала (2020 елда – 33) авырган.
Хәзерге вакытта Туберкулезга каршы республика клиник диспансерының яңа диспансер бүлегендә ремонт эшләре тәмамлана, анда бер территориядә барлык структур бүлекчәләр берләшәчәк, диспансерның консультатив-диагностик хезмәтләре комплексы киңәйтеләчәк, амбулатор эндоскопия хезмәте оештырылачак, туберкулезны тизләтелгән диагностикалау өчен җиһазлар яңартылып, бактериология лабораториясе модернизацияләнәчәк, заманча таләпләр нигезендә санитар-эпидемия режимы тәэмин ителәчәк.