Алабугадан табиб-фтизиатр флюорографияне узу мөһимлеге турында сөйләде

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Ел саен 24 мартта Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Шулай ук фтизиатрларның һөнәри бәйрәме.

Флюорографияне узу мөһимлеге турында Алабуга РҮХнең табиб-фтизиатры Гөлнара Вакыйф кызы Юнысова сөйләде.

Туберкулез - ул еш кына үпкәләрне зарарлаучы йогышлы авыру. Туберкулезның үпкә формасыннан тыш, лимфатик системаның, сөякләрнең, буыннарның, сидек органнарының, тире, күзләрнең, нерв системасының туберкулез зарарлануы очрый.

Дәвалау булмаганда, авыру көчәя һәм үлем белән тәмамлана.

Авыру өчен хас булган төп симптомнар:

- 2-3 атна һәм аннан да күбрәк дәвам итүче ютәл;

- күкрәк турысында сызлау;

- ябыгу;

- какрыкта кан булу;

- төнлә тирләү;

- вакыт-вакыт температура күтәрелү;

- хәлсезлек;

- периферик лимфатик төеннәрнең зураюы.

Югарыда күрсәтелгән билгеләр булганда, табибка мөрәҗәгать итү өчен сәбәп.  Ул үпкәләрне тыңлап, флюорографиягә җибәрер.

Флюорография тикшерүен үткәрү - сулыш системасында уза торган патологик процессны билгеләүнең иң нәтиҗәле, имин һәм төгәл ысулы, дип ассызыклады табиб.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International