Ижау дәүләт медицина академиясендә вакансияләр ярминкәсендә 2нче номерлы сырхауханә мөдире Светлана Попова һәм кадрлар бүлегенең персонал буенча әйдәп баручы менеджеры Ирина Родионычева булды.
Түбән Кама күппрофильле хастаханәдә неврологларны, онколог, отоларинголог, офтальмолог, инфекционист, рентгенолог, ашыгыч медицина ярдәме табиблары, травматолог, участок терапевтлары, уролог, ультратавыш диагностикасы табиблары, хирург, эндокринолог, эндоскопист, гастроэнтерологлар һәм клиник фармакологларны көтәләр.
Элемтә өчен телефоннар: кадрлар бүлеге 8 (8555) 24-33-35 һәм 24-32-22. Резюмены түбәндәге адрес буенча җибәрергә мөмкин: ok-Ludmila@ncrmb.su