25 мартта профессор, Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе, КДМУның госпиталь хирургия кафедрасы мөдире Ирек Алимҗан улы Салихов үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Салихов Ирек Алимҗан улы Буа шәһәрендә 1927 елның 25 мартында укытучылар гаиләсендә туа. 1952 елда Казан дәүләт медицина институтын кызыл диплом белән тәмамлый. Ирек Салиховның хезмәт эшчәнлеге Татарстан АССРның Ютазы районы Кырым-Сарай участок хастаханәсендә эшләүдән башлана, анда ул баш табиб һәм хирург сыйфатында кичектергесез һәм планлы хирургия хезмәтен оештыра.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллективы һәм барлык медицина җәмәгатьчелеге Ирек Алимҗан улын чын күңелдән юбилее белән тәбрик итә һәм сәламәтлек, иминлек, күп шатлык һәм җылылык тели.
фоторепортаж: https://kazangmu.ru/files/aydarsha/salihov.pdf