Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында "Республика туберкулезга каршы клиник диспансер" ДАССУ хезмәткәрләре барлык теләүчеләрне Ибраһимов ур., 56 адресы буенча урнашкан башкала сәүдә үзәге мәйданында күчмә флюорография җайланмасында тикшерделәр. Тикшерү СҮ администрациясе ярдәме белән оештырылды.
150дән артык кеше тикшерелде, барысына да белешмә бирелде, күкрәк читлеге органнары патологияләре табылмады. Тикшерелгән кешеләргә туберкулезны профилактикалау чаралары буенча аңлатмалар бирелде, мәгълүмати буклетлар таратылды.