Яшел Үзәндә паллиатив ярдәм кабинеты ачылды

2022 елның 25 марты, җомга

25 мартта Яшел Үзәндә паллиатив медицина ярдәме кабинеты ачылды. Мондый кабинетны булдыру Анжела Вавилова исемендәге Хәйрия фонды алган грант ярдәмендә мөмкин булды. Татарстанда Яшел Үзән кабинеты — исәп буенча җиденче. Ачылыш тантанасына Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең баш табибы вазифаларын башкаручы Эльмир Гатин, Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Денис Лулаков, Казан балалар хосписы баш табибы Галия Хисамова, Консультатив-диагностик поликлиника хезмәткәрләре катнашты.

«Бүген бездә шатлыклы чара, без күчмә паллиатив хезмәтнең чираттагы кабинетын ачабыз», — дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Анжела Вавилова исемендәге фонд җитәкчесе Владимир Вавилов.

Яшел Үзән паллиатив ярдәм кабинеты кирәкле җиһазлар, гигиена чаралары, дарулар белән җиһазландырылган.

Кабинетка онкология авырулары белән генә түгел, башка авырулар белән дә 147 пациент беркетелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International