Республика кан үзәгендә «2021 елда Татарстан Республикасы Кан хезмәте эшчәнлегенең йомгаклары һәм 2022 елга бурычлар» йомгаклау киңәшмәсе узды, анда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының махсус программаларны һәм проектларны эшләү һәм тормышка ашыру бүлеге башлыгы Марданова Эльза Фридовна, сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы җитәкчесе киңәшчесе Дучицкая Фәридә Фоат кызы, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең эпидемиология күзәтчелеге бүлеге башлыгы Юзлибаева Лилия Рөстәм кызы катнашты.
Кан хезмәте эшчәнлегенең нәтиҗәләре буенча төп доклад белән баш табиб Рамил Тураев чыгыш ясады.
2021 елда донорлар саны 32 605 кеше тәшкил итте, 2020 ел белән чагыштырганда 10,7% ка күбрәк (29 464 кеше), бу донор контингентын җәлеп итү буенча планлы эш белән бәйле, дип билгеләп үтте баш табиб.
Медицина советы кан үзәге хезмәткәрләренә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды.