27 мартта Әсхәт Гыйнияатулла улы Гыйниатуллинга 100 яшь тулды. Отставкадагы медицина хезмәте майоры, медицина фәннәре кандидаты, ТАССРның атказанган табибы, Бөек Ватан сугышы ветераны бүгенге көндә Казанда яши.
Юбилярны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары Марат Мәхмүтов, Казанның Яңа Савин районы ветераннар Советы Рәисе урынбасары Расих Шакиров, Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гузаиров, Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары – Совет рәисе урынбасары Ринат Хәмидуллин килеп котлады. Кунаклар ветеранга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Әсхәт Гыйниятулла улы Гыйниятуллин Татарстан АССРның Яшел Үзән районы Олы Күлбаш авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан медицина институтына укырга керә. Әмма Әсхәт Гыйниатулловичка гадәти режимда укырга озак туры килми – Бөек Ватан сугышы башлана. Ә. Г. Гыйниатуллин вузда укып, шул ук вакытта кичке курсларда кыр шартларында яралыларга медицина ярдәме күрсәтү буенча әзерлек үтә. Кызыл Армия сафларына ул 1942 елның мартында алына.
1942 елның августында Ә. Г. Гыйниатуллин Волхов фронты составына кергән 23нче махсус укчылар бригадасының 3нче ротасы санитар бүлеге командиры итеп билгеләнә.
1943 елда яралыларга ярдәм күрсәтүне оештыру буенча оста гамәлләре өчен Әсхәт Гыйниатулла улы беренче сугышчан бүләк – «Сугышчан казанышлары өчен» медале белән бүләкләнә. Анда Ә. Гыйниатуллин танылган фронт хирургы В. И. Максимукка ярдәм итеп операция медицина-санитария ротасында эшли.
1945 елның мартында Әсхәт Гыйниатулла улын медик-санитар взвод командиры итеп билгелиләр. Медицина хезмәтенең кече лейтенанты хәрби исемендә ул Белоруссиядә, Польшада, Тильзит һәм Кенигсберг шәһәрләрендә азат итү сугышларында катнаша. Сугышны Прибалтикада төгәлли.
Әсхәт Гыйниатулла улының сугышчан казанышлары Кызыл Йолдыз, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, «Ленинградны саклаган өчен», «1941-1945 еллар сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре, соңрак күп санлы юбилей медальләре һәм билгеләре белән билгеләп үтелә.
1945 елда, Казанга кайткач, Әсхәт Гыйниатулла улы институтта укуын дәвам итә. Институтны тәмамлаганнан соң, 1949 елда һәм хирургия буенча клиник ординатураны уза.
1952 елда Баулы районына медицина хезмәте күрсәтергә җибәрелә. яшь хирург яңа бүлекләрне булдыру, аларны җиһазлар белән тәэмин итү һәм гамәлдәге хезмәтләрнең эшчәнлеген киңәйтү эшенә керешә. Аерым игътибарны хирургиягә бирә, чөнки Баулы үзәк район хастаханәсендә әлеге профильле бүлекләрнең булганы юк иде әле. Аны төзисе була. Кыска гына вакыт эчендә проблема хәл ителә, һәм Ә.Г. Гыйниатуллин җитәкчелек иткән хирургия бүлегендә барлык кирәкле оператив тыкшынуларны үткәрә башлыйлар.
1958 елның 23 октябреннән алып 1982 елның 31 июленә кадәр «Баулынефть» нефть-газ чыгару идарәсенең медицина-санитария бүлегенең хирургия бүлеге мөдире, аннары табиб-травматолог-ортопед булып эшли. Хирургия белән беррәттән ул бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән пациентларның травма алу очракларын кисәтү һәм дәвалау белән дә шөгыльләнә. Бу юнәлештә эш тәҗрибәсе аның кандидатлык диссертациясенә нигез сала.