Яр Чаллының 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсендә 2021 елга йомгак ясадылар. Йомгаклау медсоветында шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Яр Чаллы оешмасы рәисе Любовь Ховрычева катнашты.
5нче номерлы Шәһәр хастаханәсе баш табибы Зөфәр Насретдинов үзенең докладында йогышлы госпиталь статусында хастаханә эшенә аерым игътибар бирде: "8 730 пациент дәваланды, безнең лаборатория 117 245 ПЦР - тикшеренү башкарды, нур диагностикасы бүлеге 30 237 компьютер томографиясе үткәрде. Безнең сырхауханәләр шулай ук коронавирус йогышы белән көрәштә алдынгы урында булды. 720 574 пациентны кабул итте. Хөрмәтле коллегалар, һөнәри осталыгыгыз, чыдамлыгыгыз һәм батырлыгыгыз өчен рәхмәт белдерәм!", - диде баш табиб.
Утырыш хезмәткәрләрне бүләкләү белән төмамланды.