3 апрельдә, Казанда, Кабан күле яры буенда, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янында «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясе узачак. Ул Бөтендөнья сәламәтлек көненә туры китерелгән һәм «Планета сәламәтлеге - безнең сәламәтлек» дигән девиз астында узачак.
Бу чарада катнашу өчен барлык теләүчеләр, төрле яшьтәге гражданнар, аеруча яшьләр һәм өлкән яшьтәгеләр чакырыла. Катнашучылар Милләт сәламәтлеге лигасының рәсми сайтында теркәлү уза. Бу көнне скандинавия йөреше буенча ярышлар узачак. Старт алдыннан бөтен кешегә артериаль кан басымын үлчиячәкләр, соңыннан истәлекле сертификатлар биреләчәк.
Акциянең төп максаты-гражданнарның сәламәт яшәү рәвешен сайлауга һәм алып баруга, хәрәкәт активлыгын арттыруга максималь игътибар җәлеп итү.