Гериатрия кабинетлары, паллиатив ярдәм күрсәтү һәм районнан өлкәннәрне Түбән Кама шәһәр хастаханәләренә хастаханәләренә китерү турында Ветераннар советы утырышында сөйләштеләр. Бу юнәлешләрнең барысы да «Демография» милли проекты белән турыдан-туры бәйле.
Әлегә Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә Түбән Кама өлкәннәрен ике гериатр кабул итә, узган ел алар 388 пациентны караган. Табибларга үз терапевты аша язылырга мөмкин.
Шулай ук РҮХнең терапия бүлегендә 12 гериатрия койка урнаштырылган. Быел Кама Аланы район хастаханәсендә тагын бер гериатрия кабинеты барлыкка киләчәк.