Бозлавык аркасында Татарстан РКХнә травмалар белән 41 кеше мөрәҗәгать итте

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

Татарстанның Республика клиник хастаханәсенә бер атна эчендә бозда таеп, имгәнгән 41 кеше мөрәҗәгать итте. Тагын икесе зыян күрде.

Пациентларның күбесенә кирәкле медицина ярдәме РКХнә беренче визитында күрсәтелде.

"Игътибарлы булыгыз, төнлә суыта, ә иртән – бозлавык. Сезонга туры килми торган аяк киеме төрле авыр җәрәхәтләргә китерергә мөмкин", – дип кисәтә табиблар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International