Заманча аппарат Урыссу хастаханәсе пациентларына Холтер буенча йөрәк ритмын мониторинглауны узарга мөмкинлек бирә

2022 елның 29 марты, сишәмбе

Ютазы районының 20 кешесе агымдагы елда Холтер мониторингын узды. Бу диагностиканың нәтиҗәле методы - йөрәк эшчәнлеген 1 тәүлек дәвамында күзәтергә мөмкинлек бирә. Бу процедура потенциаль куркыныч халәтләрне күрсәтә, патологияне иртә стадиядә ачыкларга ярдәм итә. Холтер Урыссу район үзәк хастаханәсе тарафыннан Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча 2021 ел ахырында сатып алынган. Быел программа «Сәламәтлек саклау» милли проектына кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International