Алабугада «Үлем белән кайда сәүдә итүләре турында хәбәр ит» Бөтенроссия акциясенең беренче этабы тәмамланды. Акция чикләрендә Алабуга РҮХнең табиб-наркологлары шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары һәм урта махсус һәм югары уку йортларының студентлары белән әңгәмәләр оештырды. Балалар наркотик матдәләр куллануны кисәтү чаралары турында белде, җинаять законнары нормалары белән танышты, шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды. Акциядә 389 кеше катнашты.