Казанда "Идел буе федераль округында ВИЧ - инфекциясенә каршы тору чараларын гамәлгә ашыру " хисап фәнни-гамәли конференциясе эшен дәвам итә.
Пленар утырышта «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» ДАССУ баш табибы Нияз Галиуллин Татарстан Республикасы территориясендә ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында ВИЧ-инфекцияне таралуга каршы торуның дәүләт стратегиясен гамәлгә ашыруның үзенчәлекләрен тәкъдим итте.