Түбән Кама - Казан телекүпере: табиблар транспортлау алмаслык пациентларны дәвалау турында фикер алышты

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә телемедицина ярдәме белән сынау консультациясе үткәрделәр. Укыту консультациясендә амбулатор буын онкологлары катнашты, алар Республика клиник онкология диспансерыннан коллегалары белән дистанцион аралашты. Сынау телеконсультациясен медучреждениеләрнең техник хезмәтләре вәкилләре карап барды.

Телекүпер вакытында эш мизгелләре һәм мондый консультацияләрнең барлык үзенчәлекләре каралды. Шулай ук табиблар транспортлау алмаслык пациентның авыруы тарихы турында фикер алышты, алга таба аны тикшерү һәм дәвалау буенча республика коллегаларыннан киңәшләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International