«Мамадыш РҮХ» ДАССУда медицина советының 2021 елда үзәк район хастаханәсенең эш йомгаклары һәм 2022 елга бурычлар турында киңәйтелгән утырышы узды.
Мамадыш РҮХнең эшчәнлеге турында төп доклад белән баш табиб Хаҗиев Дамир Фаяз улы чыгыш ясады. Мамадыш үзәк район хастаханәсендә 2021 елда эшчәнлек нигездә яңа коронавирус йогышы белән авыручыларны ачыклау, дәвалау һәм халыкны вакциналаштыру эшенә юнәлтелде.
2021 елда 10 табиб (табиб-онколог, офтальмолог, анестезиолог-реаниматолог, уролог, 2 терапевт, стоматолог-ортопед) килде.
2021 елда төбәк һәм федераль программалар хисабына 16 млн 56 мең сумлык 11 автомашина алынган. Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан учреждение балансына 23 млн. сумнан артык җиһазлар тапшырылды. Муниципаль бюджет хисабына 4 млн 300 мең сумнан артык җиһаз сатып алынган.
2021 елда 18 млн. сумнан артык суммага КДЛ реконструкцияләнде. 2022 елда вестибюль блогын төзү, стационарны ремонтлау планлаштырыла.
Чара ахырында ел йомгаклары буенча «Мамадыш РҮХ»ДАССУның хезмәткәрләре бүләкләнде.