Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе 2021 елда эш йомгакларын ясады

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе коллегиясенең йомгаклау утырышы булды. Киңәшмәдә ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм медицина оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Казанда дәүләт гарантияләре программасында катнашучы 95 медицина оешмасы урнашкан. 2021 елда Казанда 15 763 кеше туган (+412 2020 елда), 18 230 кеше үлгән (+2 130 2020 елда).

Узган елда сәламәтлек саклау системасы эшенең стратегик мөһим юнәлеше - халыкны Covid-19дан күпләп вакцинацияләү булды. Казанда 42дән 57кә кадәр вакцинация пункты ачылды, шул исәптән мобиль пунктлар, аларның 2се тәүлек буе эшләде. 745 850 кеше вакцинацияләнде .

2021 елның яңа шартларында өйдә пациентларга ярдәм күрсәтү күләмнәре сизелерлек артты. Казан мэры И.Р. Метшин инициативасы буенча сырхауханәләргә Башкарма комитет хезмәткәрләре үзләренең хезмәт автомобильләрен тапшырды. Шулай ук Яндекс .Такси, Сити-мобиль, КанАвто һәм ТрансТехСервис автомобильләре җәлеп ителде.

Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов карары белән Казанның медицина оешмаларына  121 «Lada Largus» автомобиле тапшырылды. Моннан тыш, ике балалар поликлиникасы «Бәләкәч» президент программасы кысаларында сабыйларны бушлай сөт ризыгы белән тәэмин итү өчен 2 Газель Некст автомобиле алды.

Планлы ярдәм туктатылуга карамастан, профилактик тикшерүләр яңартылды. Диспансер тикшерүе 100 меңнән артык казанлы узды.

«Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» региональ проекты кысаларында «Сәламәтлек саклау» милли проектының 132 табибы һәм 250 урта медицина хезмәткәре җәлеп ителде. Табиблар (83,5%) һәм урта медперсонал (82,5%) белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе артты.

2021 елда 7нче номерлы ШКХ җирлегендә заманча дәвалау-реабилитация үзәге төзелде, ул медицина ярдәмен күрсәтүнең дүртенче дәрәҗәсенә җавап бирә. Тугыз катлы бина 147 койкага исәпләнгән. Реконструкцияләнгән "Кече Акчарлак күле" паркы хастаханә пациентларын реабилитацияләү, медицина хезмәткәрләренең һәм якын-тирә йортларда яшәүчеләрнең ял итү урынына әйләнде.

2022 елда сугыш ветераннары госпиталенә капиталь ремонт дәвам итә, 16 нчы һәм 2 нче шәһәр хастаханәләрендә капиталь ремонт башланды. Константиновка бистәсендә яшәүчеләргә хезмәт күрсәтү өчен гомуми практика табибының яңа офисын һәм педиатр кабинетын төзү төгәлләнде.

2022 елның II кварталында «Солнечный город» һәм «спорт станциясе» торак комплексларында балалар һәм олылар поликлиникаларының филиалларын ачу планлаштырылган. Дәрвишләр бистәсендә балалар поликлиникасы төзелеше башланды, «Весна» ТКда балалар һәм олылар поликлиникасы, «Салават Күпере» микрорайонында травматология үзәге, хатын-кызлар консультациясе һәм ашыгыч ярдәм станциясе белән сырхауханә төзелеше ниятләнә, 7нче номерлы ШКХ каршындагы яңа перинаталь үзәк төзелеше бара. 480 койка-урынга исәпләнгән яңа балалар шәһәр хастаханәсенең төзелеш эшләрен башлау планлаштырыла.

Медицина хезмәткәрләренә рәхмәт йөзеннән Казан Башкарма комитеты медицина хезмәткәрләре скверы проектын эшли башлады. Яңа сквер Ершов һәм Чехов урамнары киселешендә булачак.

фоторепортаж карарга

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International